Үзем турында...

     Мин Питрәч районы Кибәч авылында туып үстем. 9 нчы сыйныфтан соң Казан педагогия көллиятен һәм соңрак читтән торып Казан Дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Хәзерге вакытта Казан шәһәре Киров районында урнашкан 3 нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. 

    Мәктәпне тәмамлаганда "Нинди һөнәр сайлыйм икән?" дип баш ватмадым мин, чөнки балачактан ук укытучы булырга хыяллана идем.

     Ни өчен укытучы? Бәлки көләч йөзле, күзләреннән шатлык һәм бәхет нурлары уйнап торган, мөлаем һәм сабыр булып күңелемә кереп калган беренче укытучым - Гөлсу апаның йогынтысы булгандыр? Әллә иҗатка мәхәббәтем сәбәпче булды микән?

     Мәктәп - минем өчен эш урыны гына түгел, ул икенче өем, яраткан шөгылем, яшәү рәвешем дә.

     Буш вакытларымда шигырьләр язам, спорт белән шөгыльләнәм һәм төрле шәһәрләр, илләр буйлап сәяхәт итәргә яратам.