Чукурумова Валентина Николаевна

        Туган урыны: Питрәч районы Кибәч авылы

        Белеме: Казан педагогия көллияте, 1999;  КДПУ, 2003

      Эш урыны: Казан шәһәре Киров районының татар телендә белем бирүче 3нче гимназиясе

        Яраткан шөгыльләре: шигырь язу, сәяхәт итү, спорт

Мин - укытучы...

     Бакчачы үзеннән соң шау чәчәкле бакчалар калдыра, галимнән бөек ачышлар, композитордан онытылмас көйләр кала... Ә укытучы нәрсә калдыра? Ул белем генә түгел, үзенең күңел яктылыгын, йөрәк җылысын бирүче булып укучыларының хәтерендә матур хатирәләр калдыра.

         Мин - укытучы. Киләчәктә укучымның кем булуы, нинди булуы, алга таба үзенең нинди юл сайлавы - барысы да миннән тора. Һәрвакыт эзләнергә, иҗат итәргә, ачышлар ясарга тиешмен.

     Мин - шәхес тәрбияләүче, аны бәхетле итүче... Шуңа күрә төп бурычым - һәр укучымның табигатьтән җирелгән сәләтен күрү, ачу һәм аны үстерү өчен шартлар тудыру...

 


Мизгелләр



     Хөрмәтле сайтны караучылар, сез үзегезнең фикерләрегезне, сорауларыгызны түбәндә калдыра аласыз:

Оставить комментарий

Комментарии: 2
  • #1

    Рәмзия (Воскресенье, 20 Август 2017 10:24)

    Буш вакытымда сезнең шигырьләрегезне укып чыктым. Бик матурлар! Уңышлар сезгә!

  • #2

    Сәвия Әнваровна (Четверг, 24 Август 2017 20:41)

    Исәнмесез! Сайтыгызда файдалы материаллар күп! Рәхмәт!